Эзләү нәтиҗәләре
- Безгә ундүрт-унбиш яшь суккач, зират яны тынычлыкта калды. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- көтү-көтү яшүсмер сәгатьләр буе кибет, кинотеатр яннарында таптанып, сүгенә-сүгенә «яблочное», «Вермут» виноларын чөмерә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Бераз кәефләнгәч, гаярьләнеп, вокзал, Степан разин урамы, пенәгәр, Туеш авыллары малайларын кыйнарга китә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Бер елны, ике төркем үзәк паркта очрашып үтерешә башлагач, милициянең генә көче җитмичә, эчке эшләр гаскәрләрен чакырдылар. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Иртәгесен бөтен халык ах итте. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Паркның бер генә коймасы да калмаган, әле кичә генә коммунизмга юл күрсәтеп торган Ленин һәйкәле дә җирдә тәгәрәп ята. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Шул рәвешле безнең белән уйнап үскән берничә малай да төрмәгә эләкте. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Төрмә адәм баласын тәрбияләми. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Утырып чыкканнарның күбесе эчүгә сабышты, тагын утырды, тагын чыкты. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- ә безнең кебекләрне армия саклап калды дисәм, һичбер арттыру булмас. Заһид Мәхмүди . Серле кунак